Җәмгыять
1 апрель , 04:46

Беренче апрель шаяртуы өчен эштән куылырга мөмкин

Бу хакта белә идегезме?

Эшлекле этиканы бозган яки мыскыллаулы беренче апрель шаяртулары өчен русиялеләргә эштән азат ителү яный ала. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Президент академиясе эксперты Мария Кутарова кисәтте.

"Әгәр" шаярту" эчке тәртип кагыйдәләрен, эшлекле этиканы бозса, кимсетүләр булса, компаниянең абруен төшерсә яки эшкә комачауласа, эш бирүче дисциплинар җәза – кисәтү яки шелтә кулланырга хокуклы. Кайбер очракларда тагын да җитдирәк нәтиҗәләр булырга мөмкин, хезмәткәр хәтта эштән азат ителергә дә мөмкин”, — диде ул.

Кутарова сүзләренчә, җитәкчелек яки эш бирүчеләр исеменнән мыскыллаулар булган ялган хәбәрләрне, шаяртуларны һәм язмаларны кабул ителмәслек шаярту дип санарга мөмкиннәр. Түләтү өчен мыскыллау дип квалификацияләргә мөмкин теләсә нинди шаяртуның сәбәп булуы ихтимал.

Авызны үлчәп ачарга инде, кыскасы.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас