

Башкортстанда яшәүчеләр югары федераль бүләкләргә лаек булды. Тиешле указны Русия Президенты Владимир Путин имзалады.
Шулай итеп, ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән “Форвард Энерго” гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры, “Башнефть – Добыча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженер – баш энергетигы урынбасары Вячеслав Кожевников бүләкләнде.
“РФнең атказанган табибы” дигән мактаулы исем Уфаның 17нче шәһәр балалар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Жанна Вәлиевага; Белорет үзәк район клиник хастаханәсе бүлек мөдире Вера Дмитриевага; ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы үзәге баш табибы Аяз Камаловка; Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе бүлек мөдире Петр Рабухинга бирелде.
Тимер юл транспорты өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Ринат Кунакбаев “Тимер юлларны үстергән өчен” медале белән бүләкләнде.
Чыганак: bashinform.ru