

Атналыкның төп тезислары:
- Нәселдән килгән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатыннан пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар баланың беренче көннәрендә үк авыруларга диагноз куярга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
- Имезүне хуплау һәм пропагандалау мөһим. Имезү баланың һәм ананың авыруларын беренчел профилактикалауның мөһим чарасы (шул исәптән өлкән яшьтә артык авырлыкны һәм симерүне профилактикалау) һәм сабыйларның сәламәт үсеше өчен идеаль туклануны тәэмин итүнең алыштыргысыз чарасы булып тора.
- Практика күрсәтүенчә, балалар өчен сөт катнашмаларын (сөтне алмаштыручыларны) рекламалау еш кына күкрәк сөте белән чагыштырганда сөт катнашмалары камилрәк продукт дигән фикер тудыра, балалар өчен сөт катнашмаларын (күкрәк сөтен алмаштыручыларны) ашатканда ана һәм сабыйның тулысынча канәгать булуына сылтамалар бар, нәтиҗәдә бу продукция күкрәк сөтенә конкуренция булып тора.
- Ана һәм бала сәламәтлеге, шул исәптән репродуктив сәламәтлек һәм сәламәт йөклелек тә иҗтимагый сәламәтлекнең бер өлеше булып тора.
Әлеге атналыкның максаты:
Гестацион шикәр диабетын заманча диагностикалау, фетопатия (Фетопатия –йөклелекнең 12нче атнасыннан соң барлыкка килә торган яралгының патологик халәтләрен билгеләү өчен җыелма термин. – Авт.), преэклампсия (Преэклампсия – йөклелекнең икенче яртысында (гадәттә 20нче атнадан соң) һәм бала тудырганнан соң кан басымының кискен күтәрелүе белән билгеләнә торган хәвефле катлаулану. – Авт.), эклампсия (Эклампсия — югары кан басымы булганда һәм органнар (бөер, бавыр, баш мие) эшчәнлеге бозылганда көзән җыеру (аңны югалту, мускул спазмы) белән билгеләнә торган йөклелекнең, бала табуның яки бала тапканнан соңгы чорның авыр катлаулануы. – Авт.), HELLP-синдром (HELLP-синдром – ана гомере өчен хәвефле акушерлык катлаулануы, еш кына III триместрда авыр преэклампсия теркәлгәндә яки бала тапканнан соң булырга мөмкин. – Авт.). очракларын, абортлар санын (шул исәптә үсмер яшьтә дә) киметү, туымны арттыру.