Җәмгыять
30 Марта , 04:36

Радий Хәбиров яңа гаилә әгъзасының фотосурәте белән уртаклашты

Радий Хәбировның МАХ-каналыннан.Радий Хәбировның МАХ-каналыннан.
Фото:Радий Хәбировның МАХ-каналыннан.

28 мартта Иван Якутов исемендәге паркта “Ищу человека” дип аталган хәйрия-агарту акциясе вакытында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров “Башинформ” агентлыгына аларның гаиләсендә тагын бер немец овчаркасы көчеге барлыкка килүе турында сөйләде.

“Мин аңа Саладин дигән кушамат тактым. Шундый билгеле гаскәр башлыгы булган. Ул аңа охшап та тора, шундый кара, явыз. Ул шунда миндә үзенең хуҗасын таныды, балалар иртән аның белән йөрергә ярата. Вакыт булганда мин дә аның белән уйнарга яратам. Әле ул нәни көчек кенә, ышанычлы һәм тугры дус булып үсәчәк. Тыныч, тыңлаучан һәм бик акыллы. Бу инде минем өченче маэмаем. Мәчебез дә бар. Балалар бәхетле. Йортта хайваннар тоту – зур җаваплылык, әмма зур бәхет тә”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы социаль челтәрләрдә маэмайларының фотосурәтләрен урнаштыргалый. 2019 елда Радий Хәбиров Ланселот кушаматлы немец овчаркасын күрсәткән иде. Ә 2023 елда яңа гаилә әгъзасы – Такео кушаматлы эте белән таныштырган иде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас