Җәмгыять
30 Марта , 04:59

Быел бал кортлары гадәттәгедән иртәрәк уянды

Хәерлегә булсын!

"Башкортстан" милли паркының матбугат хезмәтеннән."Башкортстан" милли паркының матбугат хезмәтеннән.
Фото:"Башкортстан" милли паркының матбугат хезмәтеннән.

Башкортстанда умартачылар омшаниктан умарталарны гадәттәгедән иртәрәк чыгарган.

Быел төбәктәге аномаль җылы һава торышы аркасында бал кортлары кышлаудан иртәрәк чыга башлады.

“Башкортстан” милли паркындагы  Ыргызлы тыюлыклы авылында умартачылар умарталарны омшаниктан бер атнага иртәрәк чыгарган.

Белгечләр барлык бал кортлары гаиләләре дә уңышлы кыш чыккан, дип билгели.

Бал кортларының язгы беренче очышы буенча гаиләләрнең торышын бәялиләр. Гаилә көчле булса, очыш яхшы булачак. Мондый гаиләләр яхшырак кышлый, сирәгрәк авырый һәм балны күбрәк бирә — умартачының бөтен өмете нәкъ менә аларда.

Хәзер инде умарталыкларда язгы эшләрне башкарырга кирәк булачак: умарталарны чистарту, рамкаларны алмаштыру һәм азык запасын тулыландыру.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас