

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, әгәр аларның фатирына күршеләреннән тәмәке төтене исе керсә, 20 мең сумга кадәр компенсация таләп итә ала. Бу хакта журналистларга О.Е. Кутафин исемендәге университетның гаилә һәм торак хокукы кафедрасы укытучысы Георгий Пачулия сөйләде.
“Әгәр күрше яисә төтен исе таралган фатирдагылар кисәтүләрне исәпкә алмый икән, хокуклары бозылган гражданин суд яклавы артыннан мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин”, – диде юрист.
Белгеч сүзләренчә, реаль практикада әхлакый зыянны компенсацияләү суммасы 5 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Шул ук вакытта суд практикасында һәр очрак конкрет хәлләрне исәпкә алып индивидуаль рәвештә карала. Барысы да зыянлы төтеннең кешегә яки аның гаилә әгъзаларына ничек йогынты ясавына бәйле булачак.
Белгеч билгеләп үтүенчә, фатирда тәмәке тарту закон буенча тыелмаган, әмма торак бинадан файдалану өченче затларның хокукларын бозмаска тиешлеген аңларга кирәк.
Чыганак: lenta.ru