Җәмгыять
25 Марта , 06:54

Русиядә балаларга смартфоннардан файдалануны тыярга телиләр

Сез моңа ничек карыйсыз, дуслар?

Русиядә билгеле бер яшькә җиткәнче балаларга смартфоннардан файдалануны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов “Эмпатия Манучи” каналына биргән интервьюсында хәбәр итте, бу мәсьәлә буенча ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән, дип билгеләп үтте ул.

"Өч яшьтән балага ул ата-анасын борчымасын өчен смартфон яки планшет тоттыру нормаль түгел. Бу нормаль күренеш түгел. Бу баланың психологик үсешенә йогынты ясый", – диде министр. Ул ассызыклаганча, телефон куллануны кайсы яшьтән рөхсәт итәргә икәнлеген билгеләргә кирәк, шулай да моның ничә яшьтән норма булачагын анык әйтмәде.

Кравцов бу гади мәсьәлә түгел, һәм әлегә бу темага фикер алышалар, дип өстәде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас