Җәмгыять
25 Марта , 04:55

Киберҗинаятьләр турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Дәүләт Думасы “Бердәм Русия”нең киберҗинаятьләрне профилактикалау турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Депутат сүзләренчә, киберянауларның саны һәм катлаулылыклары тиз арада арта: бер кешегә утача алганда ялганлауның 4 схемасы туры килә, шул ук вакытта халыкның цифрлы грамоталылыгы кими. Закон проекты җинаятьне кисәтү аның нәтиҗәләрен төзәтүгә караганда җиңелрәк дигән мантыйкка нигезләнгән.

Документ берничә мөһим үзгәрешне күзаллый. Киберҗинаятьләр профилактиканың өстенлекле  юнәлешенә әйләнәчәк, федераль һәм төбәк программалары барлыкка киләчәк, барлык власть органнарының эше координацияләнәчәк. Гражданнарга мәгълүмат бирүнең гамәлдәге практикалары – мәктәпләрдән һәм югары уку йортларыннан алып банкларга һәм социаль челтәрләргә кадәр  бөтен илгә җәелдереләчәк.

Закон проектын кабул иткәннән соң, мәктәпләрә, колледжларда һәм вузларда махсус дәресләр һәм программалары барлыкка киләчәк, ә ата-аналар  аңлатмаларны ата-аналар комитетлары аша алачак.

Киң аудитория өчен мобиль операторлар тарафыннан СМС-мәгълүмат тарату, MAX милли мессенджерында һәм “Госуслуги” порталында даими хәбәр итүләр каралган. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен банкларда, Пенсия фонды бүлекчәләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә мәгълүмат бирүнең аерым форматлары оештырылачак.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас