Җәмгыять
25 Марта , 05:21

Хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш

Сүз аборт турында бара.

Аборт турындагы карарны хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш, дип белдергән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.

Парламентарий Русия хатын-кызларының йөклелекне ясалма рәвештә өзү хокукы турындагы фикерен белдергәндә, карар кабул иткәндә алар якыннары белән киңәшләшә ала, дип ассызыклаган.

“Фикер алышу күзлегеннән караганда абортлар – җаваплы тема. Әйдәгез моны хатын-кызга калдыыйк. Аңа карар кабул итәргә. Теләсә – якын кешесе, әти-әниссе белән киңәшер. Шуннан чыгып эш итү иң дөрес алымдыр, мөгаен”, – дип нәтиҗә ясаган ул.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас