Фаразлар буенча, апрель урталарына республикада кар тулысынча эреп бетәчәк.
Радий Хәбиров бу срокка шәһәрләрне тәртипкә китерергә, кыштан соң хасил булган чүп-чарны җыештырырга йөкләмә бирде.
“Бүгеннән үк кешеләрне чыгарырга (субботникка) һәм алга! Бу безнең тирә-як мохит. Чыгып, 3-4 сәгать эшләгәннән беркемгә берни булмаячак. Әмма чыккан кешеләргә үзләренең эш участогын белү кирәк, алар эш кораллары белән тәэмин ителгән булырга тиеш, чүп түгү оештырылган булсын. Бу бар муниципалитетлар башлыкларына туры йөкләмәләр”.
Ахыргы гомумреспублика субботнигы 18 апрельдә узачак.