Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март , 21:38

Аерылышкан вакытта хатынының ярты күкрәген таләп иткән

Әстәгъфирулла!

Подмосковьеда яшәүче ир-ат аерылышканнан соң мөлкәт бүлешүгә күчемсез милек белән акчаларны гына түгел, элекке хатынының пластик операциясен дә керткән. Бу хакта Baza Телеграм-каналына гаилә юристы Яна Кирәева сөйләгән.

Ир белән хатын никахта 12 ел чамасы яшәгән, әмма ике ел элек аерылышырга уйлаган. Судта ир-ат аңа фатирны, йортны, җир кишәрлеген, машинаны калдыруны, шулай ук акчаларны бүлүне сораган. Никахлашып яши башлаганда  хатыны ясаткан пластик операция (күкрәкләрне зурайту) өчен компенсация түләттерүне ул аерым пункт итеп күрсәткән.

Ир-ат фикеренчә, операция гомум бюджеттан түләнгәнгә күрә, ул аның бәясенең яртысын  (65 мең тирәсе) кайтару хокукына ия. Шулай ук ул элекке хатынына уртак кредитларны калдыруны сораган.

Суд бу таләпне канәгатьләндерүдән баш тарткан. Никахта “сатып алынган” тән өлешләре бергә туплаган мөлкәт буларак каралмый һәм бүленә алмый диелгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас