Русия Президенты Владимир Путин Кырым башлыгы Сергей Аксёновның кырымлылар дәүләт башлыгы хөрмәтенә “әллә ничә рюмка” күтәрде дигән сүзләренә шаяртып, җавап кайтарган. Моңа Кремль пулы журналисты Александр Юнашев игътибар иткән.
Постка президентның хөкүмәт белән киңәшмәсе кадрлары беркетелгән, киңәшмәгә видеоэлемтә аша Кырым башлыгы да кушылган. Аксёнов: “Бу көннәрдә сезнең хөрмәткә әллә ничә рюмка күтәрдек”, – дигән.
Путин исә, аны тыңлап бетергәч, муенына бармагы белән чиертте дә: “Туктатырга вакыт. Җитәр”, – ди, елмаеп. Әмма Аксёнов “бар да эштән соңгы вакытта булды”, дип ышандырган.
Моңа кадәр дәүләт башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар Кырымның, Луганск һәм Донецк Халык республикаларының (ЛХР һәм ДХР) Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Русия белән булу теләге өчен көрәшәләр, дип белдерде. Кырым ярымутравының кушылуын ул ил тарихында иң мөһим этапларның берсе дип атады.
Кичә, 18 мартта, Кырым һәм Севастопольнең Русиягә кушылу көне билгеләнде. Бу көнне 2014 елда ярымутрауның РФ составына керүе турындагы документ имзаланды, референдум барышында аның күпчелек халкы шуның өчен тавыш бирде.
Чыганак: lenta.ru