Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март , 09:19

Бала табарга теләмәгән хатыннарга психолог кирәкме?

Бала табарга теләмәгән хатыннарны психологка юнәлтә алачаклар. Бу хакта Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган документка сылтанып, ТАСС  хәбәр иткән.

Чараны репродуктив диспансеризация кысаларында уздырылган анкета тутыру барышында бала табарга теләмим дип җавап биргән русияле хатыннарга карата кулланырга тәкъдим ителә. “Анамнез анкетасында “Туган балаларыгызны да исәпкә алып, барлыгы ничә бала табарга теләр идегез?” дигән сорауга “0” дип җавап биргәндә пациент хатынны бала табуга уңай карашлар булдыру максатыннан, медицина психологына консультациягә җибәрергә тәкъдим ителә”, – дип китерә ТАСС ведомство сүзләрен.

Моннан тыш, артык гәүдә авырлыгы һәм эндокрин авыруларга шик булган русияле хатыннарны – табиб-эндокринологка, ә акне (биткә сыткылар чыгу) һәм алопеция (чәч коелу) булганда табиб-дерматовенерологка юнәлтергә киңәш ителә.

Күп тә үтми Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәбәргә карата үзенең фикерен ишеттерде. Ведомство сүзләренчә, Русиядә бала табарга планлаштырмаган хатыннарны психологка җибәрмәячәкләр.  Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге буенча штаттан тыш баш белгече Наталия Долгушина белдерде.

Долгушина аңлатуынча, анкета тутыруны хатын-кызларга диспансеризация вакытында тәкъдим итәчәкләр. Әгәр хатын-кыз авыр тормыш хәлендә калган икән, аңа социаль ярдәм чаралары турында консультация бирергә мөмкиннәр.

"Методик тәкъдимнәрнең барлык нигезләмәләренең дә киңәш характерында булуына игътибар итәбез. Консультация бары тик пациент хатын-кызлар ризалыгы белән генә үткәрелә”, — дип аңлаткан Долгушина.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас