Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март , 18:52

“Атайсал” проектына биш ел тула

Азат Мөхәммәтҗанов.
Фото: Азат Мөхәммәтҗанов.

Башкортстанда “Атайсал” проектына быел биш ел тула. Бу вакыт эчендә проектта катнашучылар 1,8 млрд сумлык 35 меңнән артык башлангычны тормышка ашырган. Биш мең тапкыр социаль объектларга ярдәм күрсәтелде, меңләгән балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылды, 550 мәчет һәм чиркәү төзелде һәм төзекләндерелде, ике мең һәйкәл һәм обелиск урнаштырылды һәм тәртипкә китерелде, мең чишмә төзекләндерелде. СВО башлану белән сугышчыларга ярдәм итү аерым юнәлешкә әверелде. Меценатлар һәм волонтерлар бу юнәлештә 5,5 меңнән артык проектны гамәлгә ашырдылар.

Исегезгә төшерәбез, “Атайсал" Башкортстан Башлыгы инициативасы белән 2022 елда кече ватанга ярдәм проекты буларак эшли башлады. Авыллардан чыккан уңышка ирешкән кешеләр чишмәләрне, паркларны һәм урамнарны матурлый, гыйбадәтханә-мәчетләрне төзекләндерә, мәктәпләргә, сәләтле балаларга ярдәм итә башладылар.

"Без аны кече ватанга ярдәм итә алган һәм теләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерү өчен уйлап таптык. Дөресен генә әйткәндә, аның якташларыбыз күңелендә никадәр зур кызыксыну уятачагын күз алдына да китерә алмадык. Бүген “Атайсал" үз җирен, кече ватанын чын күңелдән яратучыларны берләштерә. Сүз уңаеннан, алар арасында Башкортстанда туган, әмма башка төбәктә яшәүчеләр дә аз түгел. Игелекле гамәлләр кылган, туган Башкортстанны яклаган һәм ярдәм иткән һәркем алдында  баш иябез. Без бергә барысын да булдыра алабыз", – дип йомгаклады проектның беренче бишьеллыгын Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас