Бүген башкалабызда яшәүче һәркем яисә Уфага кунакка килүчеләр яраткан басмаларына языла һәм “Добрая подписка” акциясендә катнаша, СВОда катнашучыларның гаиләләренә, мохтаҗларга, якыннарына гәзит-журналларга подписка бүләк итә ала.
Беренчеләрдән булып сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры урынбасары Илһам Бикбулатов үзе язылды һәм "Республика Башкортостан" газетасына һәм "Башҡортостан ҡыҙы" журналына хәйрия язылуын рәсмиләштерде.
“Добрая подписка” акциясе бүген Ленин урамы, 26 санлы йортта урнашкан “Китап” кибетендә 17.00 сәгатькә кадәр уза.