Украина диверсантлары 2014 елда Симферопольдәге биологик станцияне шартлатырга ниятләгән булганнар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет сөйләгән.
Аның мәгълүматлары буенча, диверсантлар төркеме шулай ук чума һәм себер түләмәсе бактерияләре үрнәкләрен урларга тиеш булган, соңрак алар белән Кырым сулыкларын агулау өчен. Ләкин халык ополчениесе аларның гамәлләрен булдырмый кала алган.
“Диверсантларга барлык боерыклар Украинаның махсус хезмәтләре һәм Оборона министрлыгы тарафыннан бирелгән", – дигән Шеремет.
Парламентарий сөйләвенчә, 2014 елда ярымутрауда башка диверсияләр дә булган. Мәсәлән, Русия белән яңадан кушылу мәсьәләсе буенча референдум көннәрендә Украина офицерлары, торак йортлар буенча обходлар ясап, кешеләрнең паспортларын таләп иткәннәр һәм соңыннан тавыш бирә алмасын өчен документларны ертып ташлаганнар.
Чыганак: lenta.ru