Роскачество русиялеләргә нәрсә дә булса сатып алганда телефон номеры буенча акча күчерү хәвефен аңлатты, төп бәла – кулланучының хокукый яклавы булмау.
Ведомствода сатучыларның ни өчен мондый түләү ысулын тәкъдим итүләрен дә аңлатып бирде. Беренчедән, аларга бу рәвешле эквайринг (Эквайринг – ул бизнеста карталар, смартфоннар һәм онлайн-банклар аша түләүне кабул итә ала торган банк хезмәте. – Авт.) өчен банкка түләргә кирәкми, икенчедән, акча күчергәндә кассага керем буларак исәпкә алынмый, һәм персонал, мәсәлән, кафе яки зур булмаган кибет, шул рәвешле эш бирүчене “урап узарга” яки яраклылык вакыты чыккан товарны сатарга мөмкин.
"Бу нәрсә белән яный? Төп хәвеф – хокукый яклауның бөтенләй булмавы", – дип белдерделәр Роскачествода.
Күчерү белән түләгәндә сатып алучыга, мөгаен, чек бирмәсләр, шуңа күрә товарны алмаштырырга яки кире кайтару мөмкин булмячак, шулай ук гарантия дә булмаячак.
Моннан тыш, акча күчергән счет законсыз максатларда кулланылырга мөмкин дигән хәвеф бар, ул вакытта кешегә мондый эшчәнлеккә катнашлыгы булмавын исбатларга туры киләчәк.
Чыганак: lenta.ru