Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 09:29

Русиядә әниләр өчен хезмәт хакы кертергә тәкъдим иткәннәр

Бу хезмәт хакын алуның шартлары нинди?

Ясалма фәһем.
Фото: Ясалма фәһем.

“Гадел Русия” партиясе туучылар санын арттыру гына түгел, ә гаилә ярлылыгы проблемасын хәл итү өчен илдә Әниләр өчен хезмәт хакы кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости партия лидеры Сергей Мироновка сылтама белән яза.

"Әйтик, әни эшли алмый яки эшләргә теләми, үз вакытын балаларына багышларга тели. Һәм бу очракта дәүләт ярдәм итәргә тиеш. "Гадел Русия" “ата-аналар хезмәт хакы” яки “әниләр өчен хезмәт хакы” кертергә тәкъдим итә", – дип аңлаткан Миронов.

Депутат сүзләренчә, бу эшләмәгән,  шул ук вакытта гаиләдә балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче ата-аналарның берсе өчен яшәү минимумы күләмендә айлык түләү булырга тиеш.

Инициативага ярашлы, мондый ярдәмне дәүләттән, җан башына уртача кереме өч төбәк яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала алачак. Моннан тыш, “әниләр өчен хезмәт хакы" башка ташламаларны һәм пособиеләрне гамәлдән чыгарырга тиеш түгел.

Миронов билгеләп үтүенчә, партия берничә ел элек әлеге тәкъдимне хөкүмәткә юллаган булган инде.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас