Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март , 13:35

Ратмир Мәүлиев: "Озак йоклыйсыз!"

Уфа мэры хезмәткәрләрен тәнкыйтьләгән. 

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Сер түгел, республикада март башында күпләп кар яуды. Уфада гына айның тәүге атнасында явым-төшемнең айлык нормасы теркәлгән. Шуңа да соңгы арада иртән башкала 10 баллы “тыгын”нарда утыра.

Бу уңайдан атна уртасында башкала мэры Ратмир Мәүлиевның иң кыска “оперативка”сын әйтеп үтәргә кирәктер. Ул төнлә кар яуганнан соң икенче көнне янә транспорт коллапсында утырган Уфаны күреп, эшкә килгән хезмәткәрләрен бик каты тәнкыйтьләгән.

"Мин бүген 6:30да коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгын уяттым. Озак йоклыйсыз! Начар эшләгәнсез. Эшне вакытында эшләргә кирәк. Спецавтохозяйство директорына шелтә. 10 см кар яуган төннәрне, соңгы кар явуларны исәпкә алмыйсыз.  Һәм җаваплылыкны бер-берегезгә күчерәсез. Без командамы, әллә кемме? Шәһәрдә нәрсә булган, 8 март көнеме әллә? Бәйрәм узды бит. Кешеләр инде күптән эшли. Шушы көннән башлап, сез шәһәрдә тәртип урнаштырганчы, мин сезнең барлык шәһәр киңәшмәләрегезне гамәлдән чыгарам. Костюмнарыгызны, галстукларыгызны салыгыз, уңайлы аяк киемегезне киегез дә эшкә керешегез. Кичекмәстән”, – дигән Ратмир Мәүлиев.

Чыннан да, шәһәр урамнарын һәм юлларын кардан тазартырга бурычлы хезмәтләр ни уйлады икән? Әллә инде язга кердек, кар болай да эреп бетәр, диделәрме икән? 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас