Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март , 10:53

Табиблар ак халатлар кими башларга мөмкин

Русиядә медиклар 1880 елларда ак халатлар кия башлаган. 

fotobank02.ru
Фото: fotobank02.ru

Ак халатлар юкка чыгармы? Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларны вазифасына карап төрле төстәге форма кияргә мәҗбүр итәргә тели. Җитәкчелеккә – шәмәхә төстә; табибларга – куе яшел төстә; шәфкать туташларына, фельдшерларга һәм лаборантларга – салат яфрагы төсендәге; кече медицина персоналына – лаванда төсе; административ персоналга – зәңгәр; медицина булмаган һәм хуҗалык хезмәтләре, шулай ук IT-белгечләр – соры төстә. 

Инициатива пациентлар өчен  медицина учреждениесендә булуны уңайлырак итәргә тиеш, әмма табиблар үзләре, һөнәри форумнарда булачак үзгәрешләр турында фикер алышканда, униформа уңайлы булырмы дигән шик  белдерә.

Медицина персоналы өчен төсле униформа аларны вазифалары буенча аеруны гадиләштерә. Пациентка, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә яки стресс ситуациясендә булган кешегә,  баш табибны администратордан яки санитардан визуаль яктан аерганда җиңелрәк. "Мин бу инициативада күп плюслар күрәм, бу медицина учреждениесенең көйле, максималь нәтиҗәле эшләвен таләп итә торган заманча алым. Пациентларга аларның  каршында  табибмы, шәфкать туташымы яки җитәкчеме икәнен аерырга гына кирәк булачак", – дип аңлатты Бөтенрусия пациентлар берлеге рәистәше Юрий Жулев.

Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре үзләре алдан ук тәкъдим ителгән униформа уңайлы булырмы дигән сорау бирәләр. Шулай ук әлегә аңлашылмый, практик ихтыяҗлардан чыгып еллар буе формалашкан тотрыклы һөнәри традицияләр үтәлерме? Мәсәлән, хирурглар операция бүлмәсенә, кагыйдә буларак, зәңгәр яки яшел костюмнарда керә иде. Бу һич модага иярү түгел, ә кырыс ихтыяҗ: ак тукымада кан бик аермачык күренә.

Чыганак: rg.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас