Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. Ул үз чыгышында районыбыздагы соңгы еллардагы социаль-икътисади хәлләр, эшләнгән эшләр, киләчәккә куелган максатлар белән таныштырды. Аннары ул бер төркем райондашыбызга лаеклы бүләкләрен тапшырды.
Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән махсус хәрби операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән рядовой Илдар Ринат улын Гайнудиновның әтисе Ринат Рафаян улы Гайнудинов бүләкләнде. Өлкән сержант Илвер Зиннур улы Галимовның тормыш иптәше Гөлнара Гарәби кызы Галимовага шушындый ук орден тапшырылды. Күкрәккә тагыла торган «Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән югары һөнәри осталыгы, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Россельхозбанк» төбәк филиалының райондагы өстәмә офисы идарәчесе Зинфир Сабир улы Шәймөхәммәтов бүләкләнде. Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы» предприятиесе җәмгыяте генеральный директорының җитештерү буенча урынбасары Эльдар Азат улы Әнвәров Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеше өчен Расих Мөхәммәт улы Галимов, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне өчен Сәгыйть Фәрит улы Байбаков, район үсеше хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен Малик Фазылҗан улы Якупов, бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеше өчен Ирек Мидхәт улы Тангатаров, район агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Салават Исмәгыйль улы Мөсәлләмов Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Сайлауларны оештырып уздыруда казанышлары, сайлау комиссиясе системасында озак еллар, намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгенең әйдәүче консультанты, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы территориаль сайлау комиссиясенең система администраторы Фидрат Финал улы Гыйззәтуллин, югары һөнәри осталыгы һәм җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен муниципаль район хакимиятенең мәгълүмати-аналитика эшләре буенча сектор мөдире Айгөл Илмер кызы Жданова, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлешләре өчен Аблай урта мәктәбе директоры Венера Илһам кызы Зәйнетдинова, Рапат урта мәктәбе укытучысы Резеда Хаҗиәхмәт кызы Ишморатова, югары һөнәри осталыгы, һөнәри белем бирү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы укытучысы Альберт Анатольевич Каникеев, югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Башкортстан республикасы» нәшрият йорты акционерлар җәмгыяте филиалы – Чакмагыш мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Лиана Айдар кызы Ханмурзина, югары һөнәри осталыгы, һөнәри белем бирү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы тәрбиячесе Нәсимә Әгълә кызы Ханнанова, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлеше өчен Иске Бәшир авылының Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов исемендәге урта мәктәбе директоры Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова, район хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Гөлүсә Рвинат кызы Хөсәенова Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Югары һөнәри осталыгы, район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен район үзәк дәваханәсенең шәфкать туташлары Айгөл Фидрат кызы Вәлиева, Лена Әгълә кызы Нәҗмиева, югары һәнәри осталыгы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасында намуслы хезмәте өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең район буенча буенча белгече Әлфия Әлфрит кызы Гәрәева, шушы ук учреждение психологы Гөлнара Венер кызы Иргалиева, югары һөнәри осталыгы һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Калмаш авылының беренче балалар бакчасы мөдире Рәмзия Рил кызы Кашаева, вазыйфа бурычларын намуслы үтәгәне, озак еллар дәвамында намуслы хезмәте өчен район хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Гүзәл Венер кызы Садыйкова, югары һөнәри осталыгы һәм җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен муниципаль район хакимиятенең эшләр башкару һәм контроль секторының баш белгече Гөлнур Радамил кызы Хәбирова Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы хакимиятенең Рәхмәт хатларына лаек булды. Бүләкләү тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды.