-5 °С
Болытлы
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты Ираннан киткән русиялеләр белән Әзербайҗаннан очкан, бу хакта ТАСС хәбәр итте.
Билгеләп үтелгәнчә, самолетта 117 Русия гражданы, шул исәптән 54 бала, алар барысы да Ираннан җир өсте үткәрү пунктлары аша киткән.
Борт Мәскәүгә Әзербайҗанның Ленкорани аэропортыннан очкан. Аларны чыгару РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә оештырылган.
Чыганак: lenta.ru