2026 елның 26-28 февралендә Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә “Туристик шәһәрләр” III Бөтенрусия премиясе финалы узды. Конкурс нигезендә сайлап алуда Русиянең 70 төбәгеннән 387 проект катнашты, йомгаклау этабына кадәр 102 муниципаль берәмлектән 195 инициатива кертелде. Финал йомгаклары буенча БР башкаласы “Туристик сувенир продукциясе шәһәре” категориясендә гран-прига лаек булды, шулай ук бер миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында “Креатив туризм шәһәре” һәм “MICE-туризм шәһәре” номинацияләрендә беренче урыннарны яулады. Моннан тыш, Уфа “Фәнни-популяр туризм шәһәре” номинациясендә җиңүче дип танылды, бу төбәктә фәнни эшчәнлекне популярлаштыруга гамәлгә ашырыла торган алымнарның нәтиҗәлелеген раслый.
– Уфа соңгы елларда туристларны, иҗади кешеләрне һәм инновацияләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. Без вакыйгалы туризмның уникаль экосистемасын булдырдык, ул елына 300дән артык чараны берләштерә. “Сбераналитика” мәгълүматларына караганда, 2025 елда Уфага туристлар агымы 4 миллион кешегә җиткән, бу 2022 ел күрсәткечләреннән 4 тапкырга диярлек артык. Русиядә Беренче бөтендөнья һөнәрчелек шәһәре, балалар туризмы башкаласы статусы креатив үсеш һәм традицияләрне саклау үзара тулыландыра торган юнәлешләр булуын раслый. “Этнодеревня”, “Арт-КВАДРАТ” кебек креатив киңлекләр иҗади индустрияләр өчен чын магнитларга әверелде. “Фәнни-популяр туризм шәһәре” номинациясендә җиңү – Уфа уникальлегенең барлык якларын ачу буенча планлы эш нәтиҗәсе, анда һәр кунак күзәтүче генә түгел, ә чын мәдәни һәм фәнни ачыш катнашучысы да була. Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз – бу зур юлның башы гына, – дип белдерде Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.
Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз.
Чыганак: nocrb.ru