Студентлар кампусында республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров “Бизнес һәм хакимият: яңа тарих сабаклары” исемле китабын тәкъдим итте һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Җыелганнар Андрей Геннадьевичның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм канәгатьләндерерлек җаваплар да алдылар.
Эшлекле һәм ихлас шартларда үткән бу очрашуда республика Хөкүмәте премьер-министры үзенең эшкуарлык һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге хакында бәян итте. Бизнес һәм хакимиятнең үзара мөнәсәбәтләренең тарихын байкады. 90нчы еллардан башлап бизнесның үсеше, аның белән дәүләтнең диалогын чыгыш ясаучы үз эшчәнлеге мисалында сөйләде. Республика Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров алып барган бу очрашу катнашучыларда җылы тәэсир калдырды. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең чыгышын башкала вузларының студентлары зур кызыксыну белән кабул итте.