Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль , 15:32

Кибермошенниклыкка каршы торуны көчәйтергә планлаштыралар

Соңгы берничә елның иң аянычлы күренешләрнең берсе ул. 

Ясалма фәһем.
Фото: Ясалма фәһем.

Дәүләт Думасы беренче укылышта кибермошенниклыкка каршы торуга юнәлдерелгән чараларның икенче пакетын кабул итте. Документ 20гә якын башлангычны үз эченә ала.

Закон проекты нигезендә, телефон номеры конкрет җайланмага бәйләнгән булачак, SIM-карта дубликатлары чит телефоннарда эшләмәячәк, ата-аналар кирәкмәгән контентка керү мөмкинлеген чикли һәм балаларны мошенник схемаларына җәлеп итү хәвефен киметә алачак. Физик затка 10 абонент номеры һәм 20 банк картасы (бер банкта 5 кә кадәр) рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Госуслуги порталына керү мөмкинлеген торгызу МФЦ, банклар, биометрия яки ышанычлы ысуллар аша гына мөмкин булачак. Операторлар шикле шалтыратуларны ачыклау өчен ясалма интеллект куллана һәм мошенник номерларын блоклый, шулай ук кичекмәстән әһәмиятле мәгълүмат алмаша алачак. Шулай ук фишинг сайтларын судтан тыш блоклау, алдау ресурсларын таратуны тыю һәм аларны тизләтелгән рәвештә блоклау планлаштырыла. 

Чыганак: bashinform.ru


Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас