

"Башкортстанда БДМУ тулай торагындагы хәлдән соң республика Башлыгы Радий Хәбиров Һиндстаннан килгән чит ил студентлары белән шәхсән очрашты. Ул алар белән инглиз телендә сөйләште. Радий Хәбиров аларның тормышына һәм укуларына берни дә янамый, ә барлык зыян күрүчеләр кирәкле ярдәм ала, дип ышандырды. Бу мәсьәлә аның шәхси контролендә. Зыян күргән студентларга республиканың әйдәп баручы шифаханәләрендә реабилитация узу мөмкинлеге биреләчәк. Тулы хәвефсезлек өчен республиканың югары уку йортлары һәм көллиятләре тулай торакларында сакны кичекмәстән көчәйтәләр, сак постлары куела. Үземнән билгеләп үтәм, республикада барысы да һәм студентлар үзләре дә бу дөньяның теләсә кайсы ноктасында, теләсә кайсы илдә булырга мөмкин бердәнбер инцидент икәнен яхшы аңлыйлар. Башкортстан гармония, тотрыклылык территориясе һәм чит ил студентларын җәлеп итү ноктасы булып кала”, – дип язган Ильяс Батыргәрәев үзенең сюжеты астында.