Җәмгыять
10 Февраля , 08:14

Мәгариф учреждениеләре сагы көчәйтелә

Узган шимбәдә 15 яшьлек үсмер БДМУ тулай торагына һөҗүм итте. 

Республикада мәгариф учреждениеләрен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрәләр, – дип белдерде  Радий Хәбиров. 

Кичә, 9 февральдә,  Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров узган ялларда һөҗүмгә дучар булган БДМУ тулай торагына барды һәм Һиндстан студентлары белән аралашты.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига вакытында алты кеше зыян күрде – полиция хезмәткәре, дүрт чит ил студенты, шулай ук кулга алынганда һөҗүмче үзег яралаган. Барысында да – төрле дәрәҗәдәге пычак җәрәхәтләре. Хастаханәләрдә биш кеше ята, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.

Радий Хәбиров вакыйга шартлары белән танышты, студентларның сорауларына җавап бирде һәм республикада мәгариф учреждениеләрен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрелүен билгеләп үтте.

Мин сезнең белән булган хәл турында ачыктан-ачык сөйләшергә килдем. Безгә моның ни өчен килеп чыкканын һәм мондый хәл беркайчан да кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау мөһим. Бу хәл өчен гафу үтенәм. Бу очрак – безнең республикага хас булмаган бердәнбер очрак. Моны эшләгән егет тә кызганыч. Ул чукрак-телсез әнисе һәм картәнисе белән яшәгән, мәктәптә укыган, нәрсәгәдер ирешергә тырышкан, ләкин менә шулай үз язмышын харап иткән. Аны бу җинаятькә кемһәм  ни сәбәпле этәргәнен  тикшерәбез, – диде Башкортстан Башлыгы. – Бүгенге көннән башлап кичке һәм төнге вакытта бу территориядә полиция хезмәткәрләре ныклап патрульлек итәчәк. Барлык зыян күрүчеләргә тиешле ярдәмне күрсәтүне дәвам итәчәкбез, шифаханәләребездә дәвалаячакбыз. Кирәк икән – өйгә очып кайтып килү мөмкинлеген тәэмин итәрбез. Барлык чыгымнарны һәм оештыру эшләрен без үз өстебезгә алабыз. Һөҗүмне кире кагуда батырлык күрсәткән студентларга дәүләт бүләкләре тапшыру турында килештек.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров уку аудиторияләрен, көнкүреш бүлмәләрен карап чыкты һәм студентларга яхшы укуларын теләде. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас