

Бүген, 10 февральдә республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Росгвардиянең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Рөстәм Нәгыймуллин һәм Росгвардиянең республика буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе филиалы – Уфа буенча ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Вадим Шакиров белән очрашты. Көн тәртибендә – төбәкнең мәгариф учреждениеләрен саклауны көчәйтү мәсьәләләре.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада үсмерләрнең үз яшьтәшләренә һәм мәгариф учреждениеләрендә укытучыларга һөҗүм итүенең берничә очрагы теркәлгән. Шуңа бәйле рәвештә аларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк.
– Без хокук саклау органнары белән берлектә мәктәпләрне саклауны көчәйтү, шул исәптән аттестацияләнгән хезмәткәрләр әзерләү һәм бу юнәлешне финанслау мәсьәләләре буенча фикер алышабыз, – диде Радий Хәбиров. – Уку йортларының хәвефсезлеге – безнең уртак эшебезнең өстенлекле бурычы.
Чыганак: glavarb.ru