Мәктәп укучыларының социаль челтәрләрен контрольгә алачаклар. Укытучылар бурычларына укучыларның чатларын, ТГ-каналларын һәм аккаунтларын мониторинглауны өстәячәкләр. Бер ай эчендә ил буенча уку йортларына биш һөҗүмнән соң деструктив контентны күзәтеп бару буенча эксперимент Татарстанда башланган.
Ким дигәндә өч җирле мәктәптә белем алган укучыларның ата-аналарыннан баланың аккаунтлары турындагы мәгълүматны (шул исәптә телефон номерларын һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә сылтамаларны да) җибәрергә кушканнар. Бу мәгълүматларны бары тик администраторлар, класс җитәкчеләре һәм деструктив материалларны мониторинглау буенча үзәк хезмәткәрләре күрәчәк.
Хакимият исәпләвенчә, вакытында ачыкланган сәер/тыелган контент ихтимал ЧПлардан саклаячак. 2026 елда гына мәктәпләрдәге һөҗүмнәр 5кә җитте – Татарстанда, Воронежда, Уфада. Красноярск краенда ике очрак теркәлде. 2025 елда 12 шундый очрак турында билгеле.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.