Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар , 12:45

Идарә хезмәтенең яшь кадрлары өчен

Юлай Кәримов.
Фото: Юлай Кәримов.

22 гыйнварда Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” республика хәрби-патриотик паркында дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең яшь хезмәткәрләренең икенче республика форумы ачылды.
Анда панель дискуссия, лекцияләр булды. Яшьләр игътибарына илдәге һәм дөньядагы бүгенге актуаль проблемалар, аларның дәүләт тормышында чагылышы, чишү юллары, дәүләт хезмәтендә карьера, медиада дәүләт хезмәткәре образы, МХО да катнашучыларның хокуклары хакында лекцияләр тыңланды. Спикерлар Вито Сабиров, Данияр Абдрахманов, Оскар Ситдыйков, Руслан Хәбибов һәм башкаларның чыгышында дәүләт-җитәкчелек хезмәтенең төрле яклары каралды, катнашучыларның сорауларына тулы җавап алынды, тәҗрибә уртаклашу булды. Яшь кадрлар өчен мондый форумнар – бик файдалы һәм кирәкле чара. Монда яшьләр идарә системасын камилләштерү буенча белем һәм күнекмәләр алалар.

Юлай Кәримов.
Юлай Кәримов.
Юлай Кәримов.
Фото: Юлай Кәримов.
Автор: Рауф Идрисов
Читайте нас