Кушнаренко районында төлкеләрне аткан өчен акчалата бүләк игълан иткәннәр. Бер җәнлек өчен 1000 сум акча түләячәкләр, дип хәбәр иткән район башлыгы Марат Латыйпов.
Чара төлкеләр популяциясе санын җайга салуга һәм халык өчен хәвефләрен киметүгә юнәлдерелгән. Түрә сүзләренчә, районда хайваннарның кешеләр янына чыгу очраклары ешайган.
Район Советы карарын өйрәнгәннән соң билгеле булуынча, шартлар буенча, аучылар, тиресе белән тулы бер җәнлек мәетен район ветстанциясенә 15 мартка кадәр утильләштерү өчен тапшырсалар, түләүләр алачаклар.
Әбҗәлил районында да төлкеләрнең кешеләр янына чыгу очраклары ешайган. Бурангол авылында төлке торак йорт түбәсенә менгән дә рәхәтләнеп йоклаган.
Чыганак: bashinform.ru