Дәүләт Думасында гаилә ипотекасын йөклелекнең 12нче атнасыннан башлап бирергә тәкъдим иткәннәр. Мондый башлангычлы хатны финанс министры Антон Силуановка “Новые люди” фракциясе депутатлары юллаган, дип хәбәр итә ТАСС.
Хат авторлары гаилә ипотекасын алу мөмкинлеге булмау бәби көткән парларның торак мәсьәләсен хәл итүне кичектерергә һәм отышсызрак кредитлар кулланырга мәҗбүр булуына китерә, дип саный. Шул ук вакытта яңа кагыйдәләр медицина күрсәткечләре буенча йөклелек өзелгән очракта, бала төшкән яки башка бәхетсезлек очраклары булганда ташламалы ипотека хокукы туктатылуын күзаллый.
Чыганак: lenta.ru