Башкортстан Республикасы Президент грантлары фонды акчаларын җәлеп итүдә лидер статусын раслады. 2026 елда төбәк 96,7 миллион сум алачак – бу илнең барлык субъектлары арасында максималь финанслау күләме.
Биш ел эчендә республика 559,5 млн сум җәлеп итте һәм 295 социаль инициативаны хуплады.
БР Башлыгы грантлар фонды генераль директоры Люция Сәйфуллина бу нәтиҗәгә аңлатма бирде:
– Президент грантлары фондының финанслашуы нәтиҗәсендә без Башкортстанда яшәүчеләр өчен тагын да әһәмиятлерәк социаль проектларны хуплый алабыз һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтә алабыз!
Чыганак: "Молодежная газета"