2026 елның 12 гыйнварыннан 31енә кадәр Башкортстан Башлыгы грантлары Фонды коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга республика Башлыгы грантларын бирү конкурсларында җиңүче проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен бәяли.
Бәяләү коммерцияле булмаган оешмаларны үз проектларын тагын да уңышлырак тормышка ашырырга этәрергә, аларга өстәмә мотивация бирергә тиеш. Алынган кире элемтә коммерцияле булмаган оешмаларга үз планнарын төзәтергә, эш сыйфатын яхшыртырга һәм, ахыр чиктә, зуррак уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бәяләү конкурслар үткәрү процессындагы җитешсезлекләрне ачыкларга ярдәм итә, шуның нәтиҗәсендә конкурслар үтә күренмәле һәм нәтиҗәлерәк була бара.
Быел бәяләү өчен 2023 елдан бирле хупланган һәм хисаплары соңгы календарь ел өчен расланган 198 проектның нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Нәтиҗәләр февральдә Бөтендөнья коммерцияле булмаган оешмалар көненә ясалачак һәм грантыглавы102.рф порталында бастырылачак. Бәяләү нәтиҗәләре буенча проектлар уңышлы, канәгатьләнерлек һәм канәгатьләнерлек булмаган төркемнәргә бүленәчәк. Шулай ук бәяләү процессында иң яхшы топ-проектлар билгеләнәчәк.
Җиңүче проектларның нәтиҗәләрен бәяләү турында тулырак мәгълүмат һәм аныңң положениесе грантыглавы102.рф сайтында “Гамәлгә ашырылган проектларны бәяләү” бүлегендә бар. Проектларны бәяләү буенча инструкцияне https://vk.com/wall-191923773_3821 сылтамасы буенча алырга мөмкин.