Гыйнвар кышкы каникуллар аркасында ял итү өчен иң кулай ай булып тора. Шулай булгач, икътисад законнары буенча ял итү урынына юл һәм яшәү бәясе кыйммәтрәк тора. Әмма шундый вакытта да “бюджетлы” урыннар табарга була. Һәм Башкортстандагы ял Кубань һәм Ставропольега караганда кыйммәтрәк булса да, республика экономияле юнәлешләрнең беренче бишлегенә кергән, дип билгели Твил.ру.
Уртача алганда Яңа ел каникулларында республикага өч тәүлеккә килгәннәр.
Беренче урында Ырынбур тора, анда бер төн өчен уртача бәя 2785 сум тәшкил итә. Күршеләребезгә уртача ике көнгә ял итәргә килгәннәр. Икенче урында Туапсе – 2994 сум (анда өч көнгә барганнар), өченче урында – Железноводск – 3 195 сум (анда уртача алганда 7 көн ял иткәннәр). Дүртенче урында Башкортстан – бер төн бәясе 3208, безгә уртача алганда 3 көнгә килгәннәр. Бишенче урында Евпатория, бер төн хакы 3310 сум. Анда килүчеләр гадәттә 4 көн ял иткән.
Чыганак: bashinform.ru