Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының Милли ассоциациясе президенты (Национальная ассоциация негосударственных пенсионных фондов — НАПФ) Сергей Беляков русиялеләргә аена меңәр сумнан пенсиягә зур акча туплау ысулын ачты.
Беляков сүзләренчә, ай саен кичектерелергә тиешле акча күләме кирәкле сумманы ничә ел туплау планлаштырылуына бәйле. Мәсәлән, яңа гына эшли башлаган яшьләр минималь тырышлыклар белән шактый күләмдәге капитал туплый ала.
Белгеч аңлатуынча, әгәр дә озак вакытлы акча җыю программасында исәпкә аена бер мең сум гына салып торсаң, 25 ел эчендә 2,1 миллион сум тупларга мөмкин. Ягъни 18дән 43 яшькә кадәр русияле, көндәлек чыгымнарда үзен кысмыйча, шактый зур сумма җыя ала.
Акчаны шунда ук кулга алырга яки ун ел дәвамында аена 18 мең сумнан, яки гомеренең ахырына кадәр аена алты мең сумнан яки дәүләтнеке булмаган пенсия рәсмиләштерергә мөмкин, дип сөйләде Беляков.
P.S. Бу мәсьәләгә карата нәрсә дияргә инде? Булачак пенсияне кайгыртып, акча җыярсың да ул. Тик менә сум көннән-көн арзанайганда моның фәтвасы булырмы? Кайчакта бит гади кешегә көндәлек тормышта нәкъ менә шул кичектерелгән бер мең сум җитмәгән очраклар булгалый...
Чыганак: lenta.ru