Ырынбурда яшәүче Звиади Меладзе күп катлы йортлар ихатасын кардан чистартканда Кар бабайны күргән дә аны ераккарак, хәвефсез урынга күчереп куйган, дип язып чыккан үзенең Телеграм-каналында өлкә губернаторы Евгений Солнцев.
“Каширин тыкрыгында Кар бабайны коткарган герой табылды! Бу шәһәр магистральләрен хезмәтләндерүче Ырынбур компаниясе эшчесе. Коткаручының исеме — Звиади Меладзе”, — дип язган төбәк башлыгы.
Бу хәл 6 декабрьдә үк булган, тик күпләр видеоязманы күптән түгел генә күргән. Трактор водителе ихатаны чистартканда балалар ясаган Кар бабай җимерелмәсен дип аны торак йортка табан күчереп куйган.
Бу видеога карата республика Башлыгы Радий Хәбиров та үз фикерен белдергән иде.
“Интернет киңлекләрендә җылы ролик күреп калдым. 2026 елда да менә шундый гади кешелеклелек мисаллары күбрәк булсын”, — дип язган ул.
Чыганак: bashinform.ru