Гыйнвар аенда Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Илдар Габитов вафат булды. Аңа 63 яшь иде. Ул шулай ук сканвордчы буларак та билгеле. Аның башваткычларын милли матбугат укучылары бик ярата иде.
22 апрельдә танылган музыкант, җырчы, композитор, аранжировщик Айрат Халиков гомере өзелде. Аңа 58 яшь иде, хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, ул авырудан соң үлгән.
27 апрельдә 77 яшендә легендар сәхнә остасы, Башкорт академия драма театрының атаклы актеры, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның йөрәге тибүдән туктады.
Фидан Гафаров төбәк һәм бөтен ил сәнгате хәзинәсенә кергән 100дән артык күренекле рольләрне башкарган актёр. Ә аның башкаруындагы “Кышкы романс” һәм “Уфа юкәләре” җырлары иң популярларның берсе дип танылган. Фидан Гафаров Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины иде.
Май аенда 73 яшендә күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе Павел Качкаев вафат булды. Качкаев 2003 елдан 2011 елга кадәр Уфа мэры булды.
Июньдә якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Ришат Төхвәтуллин төркемендәге 23 яшьлек биюче, Борай районы егете Азамат Заһиров вафат булды. Артист үлеменең ихтимал сәбәбе – аның бакчада үскән какы ашавы. Якындагы басуларны химик эшкәртү бу үсемлекне агулагандыр, дигән шик туган.
Шулай ук бу айда Уфа янында юл-транспорт авариясендә бозда мотоузышлар буенча 20 тапкыр дөнья чемпионы Николай Красников һәлак булды.
Июль аенда 59 яшендә каты авырудан Татарстанның халык артисткасы җырчы Резеда Шәрәфиева якты дөнья белән хушлашты.
Сентябрь аенда 93 яшендә танылган хирург Рәшит Бадыйков вафат булды. Республика клиник онкология диспансерын үсешенең мөһим этаплары нәкъ менә Рәшит Газиз улы Бадыйков белән бәйле. Ул үз вакытында заманча дәвалау ысулларын кулланып халыкка онкологик ярдәм күрсәтү буенча алдынгыларның берсе булган 1нче хирургия бүлеге мөдире иде.
30 сентябрьдә 74 яшендә Русиянең һәм Башкорт АССРның халык артисты Олег Хановның йөрәге тибүдән туктады. Үзенең ярты гасырдан артык театр тормышында Олег Закир улы 100дән артык роль башкарды, Русия һәм дөнья драматургиясе классикасы спектакльләрендә якты образлар тудырды. Аның иҗаты Башкорт академия драма театры иҗатында тирән эз калдырды.
Ноябрь аенда 88 яшендә күренекле башкорт композиторы Роза Сәхәветдинова вафат булды. Композиторның күпьеллык иҗат багажында 700гә якын музыкаль әсәр исәпләнә. Сәхәветдинованың матур, истә калырлык әсәрләре күп кенә популяр башкаручылар репертуарына керде, җырлары халык җырларына әверелде.
Декабрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының тәүге актерларының берсе, Башкортстанның халык артисты Муллаян Сөяргулов гомере өзелде. Комедия геройлары амплуасына ия актёрга 91 яшь иде.
***
2025 елда шулай ук РФнең халык артисты Евгения Добровольская (гыйнварда), СССРның халык артисты Олег Стриженов (февральдә), РФнең халык артисты Лариса Голубкина (мартта), рәссам, скульптор, илебез шәһәрләре йөзен үзгәртүче Зураб Церетели (апрельдә), Русиянең атказанган артисты Нина Гребешкова (майда), легендар хореограф Юрий Григорович (май аенда), РФнең халык артисты Валентина Талызина (июньдә), күпләрне үзенең баритоны белән әсир иткән Белоруссиянең халык артисты Ярослав Евдокимов (августта), билгеле режиссер Тигран Кеосаян (сентябрьдә), “Утренняя почта” тапшыруы алып баручысы Юрий Николаев (ноябрьдә) вафат булдылар.