Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар , 23:37

2025нең мөһим, көтелмәгән һәм кызыклы саннары

Яңа ел илебезгә тынычлык алып килсен.

Курск өлкәсен азат итү

Яз көне РФ Кораллы көчләре Курск өлкәсен ВСУ гаскәрләреннән азат итте. 2024 елның 6 августында Украина Кораллы көчләре Курск өлкәсенә бәреп керде. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 8 ай дәвам иткән каты алышлар барышында Украина 7 дистә меңнән  артык солдатын һәм 4 мең берәмлектән артык техника һәм корал югалткан. 2025 елның 26 апрелендә РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы начальнигы Валерий Герасимов  Владимир Путинга Курск өлкәсен азат итү буенча операциянең тәмамлануы хакында хәбәр итте.

Җиңүнең 80 еллыгы

2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителде. Бу карар РФ Президентының 2025 елның 16 гыйнварындагы 28 санлы Указы белән беркетелгән иде. 2025 елның 9 маенда Кызыл мәйданда Җиңү Парадында 13 илдән хәрбиләр һәм СВОның 1,5 меңнән артык хәрбие катнашты. Үзенең тантаналы чыгышында РФ Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы һәм бүгенге Ватанны саклаучылар арасындагы бәйләнешне ассызыклады.

Трамп белән Путин очрашуы

15 августта РФ Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп Анкориджда (Аляска) Эльмендорф-Ричардсон хәрби базасында очраштылар. Бу – 2021 елдан бирле Русия һәм АКШ лидерларының беренче тулы форматлы ике яклы саммиты, шулай ук 10 ел эчендә Путин белән Трампның беренче шәхси очрашуы булды. Сөйләшүләр барышында Украина конфликты һәм Русия белән АКШ хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды, очрашу 2 сәгать 45 минут дәвам итте.

12 көнлек сугыш

2025 елның 13 июньгә каршы төндә Израиль, Тегеранны хәрби атом-төш   яшерен программасын тормышка ашыруда гаепләп, “Баш күтәрүче арыслан” операциясе кысаларында Иранга һөҗүм итте. Һөҗүмнәргә хәрби һәм атом-төш объектлары да дучар булды. Моңа җавап итеп, Иран Израильгә дистәләрчә ракеталар очырды. Иранның Чит ил эшләре министрлыгы конфликт барышында 6000нән артык кеше каза күрде, дип белдерде.  24 июньгә каршы төндә Дональд Трамп Израиль һәм Иран дуслашу турында килештеләр, дип белдерде. Тиздән ике як та үзләрен җиңүчеләр дип игълан итте.

Керчь бугазындагы фаҗига

49,5 млрд сум – Керчь бугазында экологик зыян өчен “Волгонефть-212” танкеры хуҗасын   шулкадәр суммадагы штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.

2024 елның 15 декабрендә Керчь бугазында шторм вакытында “Волгонефть”  классының  ике – “Волгонефть-212” һәм “Волгонефть-239”  танкеры   һәлакәткә очрады. Нәтиҗәдә диңгезгә 2,4-4 мең тонна мазут агып чыккан. Росприроднадзор бәяләвенчә, экологик зыян 84,9 млрд сум тәшкил иткән. 15-20 мең кош һәм йөзләгән диңгез тереклеге һәлак булды. 2025 елның 25 ноябрендә апелляция “Волгонефть-212” хуҗасыннан 50 млрд сумга якын зыян түләтүне хуплады.

Көтелмәгән штраф

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.53 маддәсе эшли башлады, ул интернетта аңлы рәвештә экстремистик материалларны эзләү һәм аларга керү өчен административ җаваплылык кертте. Гражданнар өчен штраф 3 000 сумнан 5 000 сумга кадәр тәшкил итә. 2025 елның 10 декабрендә Свердловск өлкәсендә суд беренче тапкыр Каменск-Уральскида яшәүчегә “Азов” батальоны символикасы турында мәгълүмат эзләгәне өчен 3 000 сумга штраф салган (Русиядә экстремистик оешма дип танылган).

Кулы озын судья

2025 елның 14 октябрендә Мәскәүнең Останкин район суды РФ Генераль прокуратурасының элеккеге Судьялар советы рәисе Виктор Момотовның активларын тартып алу турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Аны “Покровские”  оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары белән хезмәттәшлектә, салымнардан качуда, законсыз керемнәр алуда һәм милекне легальләштерү өчен вазифа биләгән вакытта вәкаләтләрне куллануда гаепләделәр. Элекке судьядан 95 күчемсез милек объекты һәм Marton кунакханәләре челтәре белән бәйле активлар тартып алынды. Тартып алнынган милекне 9 млрд сумнан артык бәяләгәннәр.

Балалар мәктәпкә төшмәгән

Мигрантларның 87% балалары Русия мәктәпләренә алынмаган. Рособрнадзорда хәбәр итүләренчә, 2025 елның апреленнән августка кадәр мәгариф оешмаларына чит ил гражданлыгы булган 23 616 балага документлар тапшырганнар. Шул ук вакытта документларның тулы комплекты 8223 балага гына тапшырылган. Рус телен белүгә тестны 2964 (50%, ягъни балаларның гомум саныннан 12,6% балалар) гына үтәгән. Мигрант балаларының рус телен белүенә мәҗбүри тест үткәрү турындагы закон 2025 елның 1 апрелендә үз көченә керде.

Яңа кагыйдәләр

1 декабрьдән чит ил автомобильләренә утильсбор исәпләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Документта каралган төп яңалыкларның берсе – гражданнар тарафыннан шәхси файдалану өчен кертелә торган 160 ат көчендәге двигательле машиналарга ташламалы утиль җыемын гамәлдән чыгару. Элек өч яшькә кадәрге яңа автомобиль өчен 3,4 мең сум түләргә кирәк иде, ә өч елдан өлкәнрәк машина өчен – 5,2 мең сум. Яңа кагыйдәләр кертелгәннән соң җыем база ставкасын эш күләменә һәм двигатель куәтенә бәйле коэффициентка 20 мең сумга тапкырлау юлы белән исәпләнә.

120 миллион сум откан

Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат лотереядә 120 миллион сум откан.

“12 Добрых дел”да лотерея билетын Николай күрәзәле төш күргәннән соң алырга уйлаган. Ир-ат сөйләвенчә, элек ул язмышның мондый кинаяләренә ышанмаган, ләкин бу юлы колак салырга булган. Николайның бу карары язмышны хәл итә торган булып чыккан, билет аңа зур отыш китергән. Ир-ат акчаның бер өлешен хәйриягә бирәчәген, ә калганына йорт салачагын сөйләгән.

7 миллионлык гонорар

Без бәләкәй чакта танылган Кадышева әле дә сәхнәләрне гөрләтә.  Узган елның апрелендә йолдызның популярлыгы гаҗәеп масштабка җитеп, гонорары 7 млн сум тәшкил иткән. Надежда Кадышеваның продюсеры җырчыга карата кызыксынуның артуын рус халык мәдәниятенә глобаль тренд белән бәйләде. Аның сүзләренчә, җырчы карьерасын торгызу өчен махсус көч куймаган – аның элеккеге репертуары үзе яңа аудитория тапкан. Популярлык белән бергә җырчының гонорары да арткан. Элек ул миллион ярым сум тәшкил иткән, хәзер чарага карап 5 миллионнан 7 миллионга кадәр үзгәреп тора.

 

Автор: Альфия Шакирьянова
Читайте нас