Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2025, 10:03

30 төбәктә абортларга кагылышлы закон кабул ителде

Исемлектә Башкортстан юк әле...

Илебезнең 30 төбәгендә абортларга авыштыруны тыю турындагы законнар кабул ителде, дип хәбәр иттеләр Гаилә, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясендә.

“Закон Русиянең 30 төбәгендә кабул ителде, яисә өлкәләрнең гомум санының 34 процентында”, – диелә хәбәрдә.  

Исемлеккә Алтай, Мордовия, Коми, Кырым, Хакасия, Якутия республикалары, Тверь, Калининград, Курск, Новгород, Вологда, Псков, Смоленск, Түбән Новгород, Пенза, Орел, Курган, Киров, Омск, Әстерхан, Воронеж, Брянск, Рязань, Иркутск өлкәләре, Забайкалье, Приморье, Красноярск крайлары, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе кергән.

Шундый ук закон Кемерово өлкәсендә  2026 елдан үз көченә керәчәк. Моннан тыш, Русиянең тагын 19 төбәгендә  абортлар турындагы закон проектлары карау стадиясендә. Алар исәбендә – Башкортстан, Донецк халык республикасы, Марий Эл, Төньяк Осетия – Алания,  Татарстан, Чувашия, Кострома,  Липецк, Новосибириск, Ырынбур, Тамбов, Төмән, Ростов, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Пермь, Ставрополь һәм Хабаровск крайлары, Ханты-Манси автономияле округы. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас