Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2025, 02:16

Сөйгәненнән аборт ясатырга үгетләгән ир-атка штраф чәпәгәннәр

Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр...

Саранскида суд аборт ясатырга үгетләү турындагы эш буенча административ җаваплылыкка тарттыру турында карар чыгарган. Бу хакта “Женщины за жизнь” хәйрия фондының Telegram-каналында хәбәр ителә.  Бу Русиядә әлеге эш буенча штрафның тәүге очрагы.

Оешмада аларның бер тәрбияләнүчесе игезәкләр белән йөкле булуы турында белгән һәм яңалыкны балаларның әтисенә хәбәр иткән, дип ачыклык керттеләр. Әмма ир-ат балаларга әзер булмаган һәм йөклелекне өзү өчен  акча түләргә тәкъдим иткән. Хатын аборттан ясатудан баш тарткан һәм аның белән үзара мөнәсәбәтләрне туктаткан. 2025 елның җәендә фонд карамагындагы хатын кыз һәм ул тапкан.

Суд тикшерүе вакытында балаларның әтисе үз гаебен таныган, әмма утырыш вакытында абортка ясатырга үгетләү фактын кире каккан. Әмма мировой судья ир-атны биш мең сумга штрафка тарттырган.

Мордовия Русиядә аборт ясатырга үгетләгән өчен штрафлар керткән беренче төбәк булды. Моннан тыш, республикада 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга иртә бала тапкан өчен түләүләр каралган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас