Башкортстанда яшәүче бишенче сыйныф укучысы Эмир Билалов үзенең хыялы турында турыдан-туры Русия Президентына җиткерергә булган. «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы турында мессенджердан белгәч, малай хат язган.
Ул «Теләкләр елкасы» акциясенә өлгермәдем, шуңа күрә дәүләт башлыгыннан кышкы балык тоту өчен кармак, ягъни спиннинг бүләк итүен сораган.
Әмир - балык тотарга бик ярата икән һәм Белорет районы елга-күлләренә йөргән.
Аның хаты игътибарсыз калмаган. Аңа Бөтенрусия халык фронты (ОНФ) төбәк бүлеге активистлары җавап биргән. Алар малайга күптән көтелгән бүләкне - балык тоту җайланмаларын таршырган.
Активистлар сүзләренә караганда, Әмир Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында укый икән. Педагоглар аны тыйнаклыгы, җитдилеге һәм әйбәт укуы белән аерылып тора, дигәннәр.