Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2025, 12:06

Иске су башнясын алыштырачаклар

Ни дисәң дә, сусыз дөнья сансыз. 

Киләсе елда да Благовар районының Иске Абзан авылы халкы янә җирле инициативаларга ярдәм итү программасында – ППМИ-2026да катнашырга карар кылды.
Биредә 10 кешедән торган инициатив төркем (Рәвидә Әхмәтҗанова, Гөлшат Байгуҗина, Илшат Исламов, Рөстәм Сакаев, Илшат Бикмаев, Рузалия Исхакова, Рузилә Сакаева, Гали Биглов, Рәсилә Мөхәммәтҗанова, Финат Заһидуллин ) үҗәтлек, кыюлык һәм уй-фикерләр бердәмлеге белән аерылып тора. Нәкъ менә шушы кешеләр 2024 елда Иске Абзанлыларны “Гражданнар зиратын төзекләндерү” – “Ата-бабалар истәлегенә хөрмәт” проекты белән ППМИда катнашуга илһамландыра алганнар иде.
Авыл кешеләре территорияне карт агачлардан чистарту буенча гаять зур эш башкардылар. Эшкә махсус техникасы һәм җиһазлары булган якташ эшкуарларны җәлеп иттеләр. Проектны гамәлгә ашыру барышында Иске Абзанның ике зиратында барлыгы 47 өмә оештырылды.
2025 елның 11 декабрендә Иске Абзан халкы, ППМИ-26да катнашыр өчен, авыл клубына җыелды. Халык башлангыч җыелышка көнүзәк мәсьәләләр һәм проблемалар турында бергәләп фикер алышырга, Р.Ф. Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге инициатив төркем вәкилләренең, Күчәрбай авыл җирлеге башлыгы А. Ә. Байгуҗинның чыгышларын тыңларга килде.
Халык бик актив иде, кешеләр үз фикерләрен әйттеләр, юллар, урамнарны яктырту, чүп-чар җыю өчен контейнерлар җитмәү проблемаларын һәм агымдагы башка мәсьәләләрне күтәрделәр.
Иң төп проблема – 1975 елда төзелгән башняның таушалганлыгы аркасында су белән тәэмин итүнең начар булуы. Альфрит Әлиф улы авылны су белән тәэмин итүгә җентекләп тукталды, объектның аяныч хәлдә булуына игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук җыелышта катнашучыларның сорауларына җавап бирде, шул исәптән юлларны кардан чистарту турында да.
Рәвидә Фәнхәз кызы республика проектының асылы турында сөйләде, инициатив төркем эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, саннар һәм фактлар китерде.
Ул ППМИ конкурсында катнашу барышында бәяләп беткесез ярдәм күрсәткән якташларының ролен ассызыклады һәм барлык халык исеменнән Рәзилә Камил кызы Фәйзуллинага олы рәхмәтен белдерде.
Җыелышта катнашучы Рида Гайса кызы Заһидуллина инициатив төркемгә авылның проблемалы мәсьәләләрен хәл итүдә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде, авылдашларына гомум эштә активрак катнашуларын теләде.
Халык шундый башлангыч белән чыкты: ППМИ-2026да “Благовар районының Иске Абзан авылында су башнясы сатып алу һәм урнаштыру” проекты белән катнашырга. Нәтиҗәдә җыелышта катнашучыларның барысы да аны тормышка ашыру шартлары белән килештеләр һәм әлеге проект өчен бердәм тавыш бирделәр.


Рәвидә ӘХМӘТҖАНОВА.

Читайте нас