Җәмгыять
18 Декабря 2025, 10:22

Башкортстаннан Яна Габбасова “Браво! Бис!” проектында финалга чыкты

 13 декабрьдә НТВ каналында сайлап алу турларында җиңүчеләр "Браво! Бис!” музыкаль проектының ярымфиналында  чыгыш ясады.

Башкортстаннан Яна Габбасова “Браво! Бис!” проектында финалга чыктыБашкортстаннан Яна Габбасова “Браво! Бис!” проектында финалга чыкты
Башкортстаннан Яна Габбасова “Браво! Бис!” проектында финалга чыкты

Жюри дүрт финалистны билгеләде, бишенче урынны алып баручы Лера Кудрявцева сайлады. Финалга Башкортстаннан 22 яшьлек Яна Габбасова чыкты. Ул Кристина Агилера репертуарыннан «Hurt» җырын башкарды. Номерны барлык жюри әгъзалары — Валерия, Александр Панайотов, Игорь Крутой һәм Игорь Николаев хуплады.

Яна –  Нефтекама  шәһәренннән. Беренче каналдагы «Голос» телетапшыруның 9 нчы сезонында җиңүе өчен Янага Башкортстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелгән иде.

Финал эфирга 27 декабрьдә чыгачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас