

MАХ мессенджерында РФ Президенты Владимир Путинның "Кремль Новости" каналы 1 миллион һәм аннан да күбрәк подписчик җыйган, дип хәбәр итә ТАСС.
Шул рәвешле, ул әлеге мессенджерда миллионлы аудиториягә ирешкән беренче канал булды. Язылучылар санының актив үсеше MАХта "В.Путин белән ел нәтиҗәләре" чат-ботын эшләтеп җибәрү фонында күзәтелә. Бу бот кулланучыларга Президентның 19 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә планлаштырылган зур матбугат конференциясе өчен сорау җибәрергә мөмкинлек бирә. Сораулар эфир тәмамланганчы кабул ителәчәк.
Кремльнең МАХтагы рәсми каналы быел сентябрьдә булдырылган иде. Моннан тыш Кремльнең “ВКонтакте” (85 мең язылучы) социаль челтәрендә төркеме, һәм Telegram-да (295 мең кулланучы) үз каналы бар.
Чыганак: mk.ru