Җәмгыять
10 декабрь 2025, 07:27

Унынчы тапкыр әни булган

Котлыйбыз!

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Калтасы районында яшәүче хатын турында Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.
Ведомствода сөйләүләренчә, шатлыклы вакыйга Бикмурзиннар гаиләсендә булган, бүгенге көндә анда 7 кыз һәм 3 малай үсә, алар арасында игезәкләр дә бар.

“3300 грамм авырлыктагы малай Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә  дөньяга исән-имин аваз салды, – дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында. – Дүртенче тәүлеккә әни белән сабый өйгә кайтып җитте, анда аларны зур гаилә шатланып көтка торган. Бикмурзиннарны бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз".

Бүлек мөдире Артур Закиров сүзләренчә, унынчы бала табу медицина персоналы тарафыннан аерым игътибар таләп итә, чөнки күп тапкырлар бала табу теркәлгәндә, кан китү һәм анемияне дә исәпкә алып, катлауланулар һәм өзлегүләр үсеше хәвефе арта. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең  перинаталь үзәге хезмәткәрләре катлаулы очраклар белән эшләү тәҗрибәсенә ия. Табибларның һәм акушерларның профессиональлеге аркасында биредә ел саен 3 меңнән артык бала дөньяга килә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас