

Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында “Будь готов!” төбәк проекты узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 300дән артык бала һәм 63 остаз катнашты.
Проектның максаты – тематик уенга җәлеп итү һәм белем бирү трекларын узу аша яшүсмерләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Анда муниципаль берәмлекләрдән сайлап алу конкурсы һәм онлайн-мастер-класслар сериясен узган укучылар командалары катнашты. Чакырылган экспертлар аларны сценарийлар әзерләргә, гамәли планлаштыруга һәм чараларны оештырырга өйрәттеләр. Моннан тыш, командалар ун төп юнәлеш буенча патриотик инициативаларны гамәлгә ашырдылар:
П — Поколения (гаилә кыйммәтләре)
А — Акция «Всем спорт!» (сәламәт яшәү рәвеше)
Т — Твори Добро (гражданлык позициясе, ярдәм)
Р — Родные просторы (җир турында хәстәрлек, экология)
И — Проекты разума (медиа аша дөньяга караш)
О — Открытия (фәнни казанышлар)
Т — Талантлив каждый (мәдәният һәм рухият)
И — История (хәтерне саклау һәм аны тапшыру)
З — Защитники Отечества (Ватанга хезмәт итү)
М — Мои наставники (җәмгыятькә хезмәт итү, педагогика)
Биредә “Идеяләр ярминкәсе” — командаларның иң яхшы тәҗрибәләрен стенд күргәзмәсе форматында тәкъдир итү – булды. Мәсәлән, “Краснокамцы” командасы, яшьтәшләрен киберхәвефезлеккә өйрәтеп, “Онлайн-детективлар” интерактив проектын тәкъдим итте.
Программада шулай ук төрле тематик мәйданчыклар эшләде: остазлар өчен грантлар буенча лекция-практикум, интерактив белем бирү блоклары, “Тарихны саклаучылар” тарихи уены, Русиянең эзләнү хәрәкәтеннән лекция, “Проект маркетингы” эшлекле уены, патриотик лото һәм “Синең белән горурланам, Русия!” викторинасы.
Сайлап алу этабында команда видеовизитка һәм портфолио буенча югары бәяләнде, бу аларның уңышына ярдәм итте һәм лидер булырга мөмкинлек бирде.
Проектның җиңүчесе итеп Миякә районы Кыргыз-Миякә авылыннан М.Абдуллин исемендәге 1 нче санлы мәктәпнең “Флагман” командасы танылды. Балалар, барлык трекларны колачлап, ун чара оештырдылар һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Балалар яңа тәҗрибә, шулай ук Беренчеләр хәрәкәтеннән истәлекле бүләкләр алдылар. Алда аларны Башкортстан яшьләрен патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда яңа мөмкинлекләр көтә.
"Мондый чарада катнашуыма бик шатмын, — дип уртаклашты Беренчеләр хәрәкәте активисты Светлана Галиева. – Без бик озын юл үттек: онлайн-укудан алып үз мәктәбебездә патриотик вакыйгалар оештыруга кадәр. Бигрәк тә "Идеяләр ярминкәсе" ошады, анда бөтен республика проектларын күрдем. Бәяләп бетергесез тәҗрибәләре өчен остазларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт!”
Чыганак: "Молодежная газета"