Җәмгыять
3 Декабря 2025, 20:20

Роскомнадзор балалар арасында популяр Roblox уенын блоклады

Әйбәт хәбәр бу!

Роскомнадзор популяр Roblox уенын блоклады. 

Билгеләп үтеләренчә, Roblox ка керү мөмкинлеге уенда экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеген пропагандалау һәм аклау белән бәйле материаллар таралу уңаеннан чикләнгән. Шулай ук, Роскомнадзорда сөйләүләренчә, платформада көчләү характерындагы хокукка каршы гамәлләр кылуга чакырулар һәм ЛГБТ хәрәкәтләрен (ЛГБТ халыкара иҗтимагый хәрәкәте экстремистик дип танылган һәм Русиядә тыелган) пропагандалаучы материаллар урнаштырылган.  

Кичә, 3 декабрьдә, кулланучылар массакүләм рәвештә Roblox эшендәге өзеклекләргә зарланды. Бу уенны уйнарга яратучы балалар һәм үсмерләр мобиль кушымтаны да, уенның компьютердагы версиясен дә ача алмауларын хәбәр иттеләр.

Балалар арасында популяр булган Roblox уенын чикләү – мәҗбүри чара, дип белдерде Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов.

Депутат сүзләренчә, уен вакытында балаларга теләсә кайсы вакытта билгесез адәмнәр кушыла алган һәм виртуаль персонажлар булып кыланып, төрле гамәлләргә этәрә алган.

“Сез бу хакта белмәячәксез дә. Төп бәла шунда. Шуңа күрә, кызганычка каршы, бу мәҗбүри чара. Бу мәсьәлә буенча әллә ни кайгырырга кирәкми. Балаларыбызның уеннары җитәрлек бит”, – дип нәтиҗә ясады Виталий Милонов.

Аннары, Roblox  платформасы педофиллар арасында популярлашкан. Педофиллар үзләренең корбаннары белән уенда таныша да,  интим фотоларын сорап, балаларны реаль очрашуларга котыртырга тырыша.

Әйткәндәй, ноябрь ахырында Санкт-Петербург шәһәрендә үсмер кыз, Roblox уенында җинаятен алдан планлаштырып, әнисен үтергән иде...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас