

Русиянең һәр гражданинының паспортында салым түләүченең бирелгән идентификация номеры (ИНН) турында бушлай билге куярга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Юлия Дрожжина сөйләде.
Паспорттагы ИНН турындагы тамга таныклыкның үзен алыштыра алмаячак, әмма түрә сүзләренчә, тормышта ярдәм итәргә мөмкин. Үзең белән таныклык йөртмәскә, ә гражданлык-хокукый килешүләрне, күчемсез милек белән килешүләрне рәсмиләштергәндә паспорттан гына файдаланырга, керемнәр турындагы белешмәләрне расларга (шул исәптән пенсия билгеләгәндә), шулай ук мәгълүматларны тикшерергә мөмкин.
Мондый билгене физик шәхесләргә хезмәт күрсәтүче теләсә кайсы салым органында куярга мөмкин. Бу билге салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) алынган белешмәләр нигезендә куелачак.
Чыганак: lenta.ru