

Уфада банк хезмәткәре яшь клиент хатынны мошенниклыктан коткарган. Шушы көннәрдә яшь хатынга шалтыратып, товар китерүләре турында хәбәр иткәннәр. Хатын заказны ире рәсмиләштергәндер, дип уйлап, һич кенә дә шикләнмичә телефонга килгән кодны хәбәр иткән.
Арытаба аферистлар корбанын “төп башына утыртуны” дәвам иткән. Аңа имеш тә “Дәүләт хезмәтләре”, “Роскомнадзор” вәкилләре шалтыраткан, алар мошенниклар хатынның аккаунтын ватып кереп, аның исеменә кредитлар алырга тырыша, дип сөйләгән.
Яшь хатынның банк счетында акчалар булмавын аңлагач, аферистлар өйдә кыйммәтле милек бармы, юкмы икәнлеген ачыкларга керешкән. Яшь хатын коллекцион тәңкә һәм алтын бизәнгечләрне искә алган. Үгетләүләргә килеп, ул аларны ломбардка тапшырган да, юнәткән акчаларны мошенниклар исәбенә күчерер өчен банкка киткән.
Банк бүлегендә өлкән менеджер Фирүзә Фәтхуллина клиент хатынның үз-үзен сәер тотышына игътибар иткән. Белгеч аның мошенниклар корбаны икәнен аңлаган һәм полиция чакырткан. Уяу хезмәткәр мошенниклар исәбенә 100 мең сумнан артык акчалар күчерүне булдырмый калган.
Чыганак: bashinform.ru